

Чиләбедә 12 яшьлек малай чүп ыргыткан вакытта мәрхүмнең мәгълүматлары белән бергә цинк табутка тап булган. Бу хакта 74.RU хәбәр итә. Басма язуынча, вакыйга 23 декабрь кичендә булган. Ачылган цинк табутны бала Гагарин урамындагы чүп контейнерлары мәйданчыгында күргән. Порталда язуларынча, чүп чыгара торган урыннан якынча бер квартал ераклыкта район моргы урнашкан. “Күз алдыгызга китерәсезме, табут ачык. Кем моны эшләгән? Русиядә цинк табутларны ачарга һәм чүплеккә чыгарырга ярыймыни?” – дип гаҗәпләнә басманың әңгәмәдәше.
Цинк табутны салган агач әрҗәдә мәрхүмнең исеме язылган – Гладких Сергей Викторович. Бу кешенең кем булуы, аның нишләп үлүе әлегә билгесез. 24 декабрьдә табут әле булса чүп контейнерлары мәйданчыгында тора иде, дип хәбәр итә Лента.ру порталы.