Хәвеф-хәтәр
24 декабрь 2022, 19:54

Аучы этләр инсульт кичергән хуҗаларын салкында җылытып торган

Шундый хәбәрләрне укыганда күзләр яшьләнә...

pervo.rupervo.ru
Фото:pervo.ru

Аучы этләр бер тәүлек дәвамында инсульт кичергән 72 яшьлек ирне кышкы салкында  җылытып торган. Маэмайларның хуҗасын үлемнән коткаруы турында Ростов өлкәсенең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү департаментында хәбәр иттеләр.

Миллер районының  Терновой авылында яшәүче  1950 елгы ир Сулин урманчылыгына 21 декабрь иртәсендә ауга китә. Элемтәгә чыгудан туктагач, туганнары, борчылып, коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Ирне эзләүгә полицейскийлар да кушыла. Югалган ирне  22 декабрьдә Долотинка посёлогы тирәсендә табып алалар. Аучы җирдә яткан. Аны тапкан коткаручылар  аучы инсульт кичергән дип шикләнгән. “Ике маэмае  булмаса, ачы салкында ул туңып үләр иде. Лайка һәм русская гончая токымлы этләр тәүлек әйләнәсендә хуҗасы яныннан китмичә аны җылытып торган. Маэмайларның берсе яраланган, бәлки, ул ерткыч җәнлек белән алышкандыр, әмма хуҗалары исән иде”, – диләр ведомствода. Коткаручылар моны чын-чынлап Яңа ел могҗизасы дип атаган.

Әйткәндәй, маэмайлар хуҗаларына беркемне якын китермәгән һәм вакыйга урынына аучының хатыны килгәч кенә алар читкәрәк киткән. Ирне санавиация вертолёты белән дәваханәгә озатканнар.

Бу хәбәрне күргәч тә, берчә аучының тугры дусларына сокландым, берчә аның исән калуына сөендем.

Тик...  Бу хәбәргә бәйле соңгы мәгълүматны эзләгәндә, “Ростов.кп.ру” басмасында аның үлеме турында укыдым. Кызганыч... Коткаручылар аучының исән калуын могҗиза дип атаса да, вакыйга ахыргача могҗиза булып кала алмаган... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас