

Бүген, 24 декабрь, төнен Кемеровода картлар йорты янган. Әлегә билгеле мәгълүмат буенча, 20 кешене гомере өзелгән, 6 кеше зыян күргән, аларның 2се – авыр хәлдә дәваханәдә...
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан әйтүләренчә, коткаручылар фаҗигә урынында җимерекләр арасын тикшерүне дәвам итә. Янгын вакытында шәһәрдә һава температурасы -20 градус булган. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачылган.
Картлар йорты ике катлы бинада урнашкан булган. Янгында аңа нык зыян килгән: беренче каты шактый янган, ә икенче каты җимерелеп төшкән.
Картлар йортының хуҗасы – Кемероводагы Евангелия христиан чиркәве руханиы Андрей Смирнов. “Мин йортсызларга сыеныр урын бирдем”, – дигән ул. Әлеге приют өч елга якын эшләп өлгерә. Әмма шушы вакытта аңа бәйле бәхәсләр дә була, дип хәбәр итә “РЕН ТВ” каналы. Чөнки приютта эшләгән элекке хезмәткәр Смирновны йортсызларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәттә булуда гаепли һәм бу оешманы секта дип атый. Хатын сөйләвенчә, Смирнов бу йортка килеп эләккәннәрнең документларын тартып алган һәм пенсияләрен үзенә алып барган. Ә приютта яшәү шартлары санитар нормаларга туры килмәгән.
Шушы хәбәрдән соң тикшерү үткәрергә тиеш булалар, әмма билгесез сәбәпләр аркасында ул башкарылмый кала...
Әле губернатор Сергей Цивилев Кемерово өлкәсендәге барлык картлар йортын тикшерергә кушкан. Тәү чиратта шәхси приютларны тикшерергә кирәк, дигән ул.