Хәвеф-хәтәр
23 декабрь 2022, 08:29

Һава торышы

 Алдагы көннәрдә ни көтәргә?  

Һава торышыҺава торышы
Һава торышы

 Алдагы көннәрдә ни көтәргә?

 

Синоптиклар белдерүенчә, температура 0, -2 тирәсе булачак.

Бүген  яуган җепшек кар бозлавык хасил итте.  Шул сәбәпле, рульдә йөрүчеләргә бик ашыкмаска киңәш ителә. Дистанцияне саклап, тизлекне арттырмау яхшы булыр. Мөмкин булса, рульгә утырып ерак юлга чыкмавыгыз хәерле, бигрәк тә үз машинагызда.

Җәяүлеләргә аяк астына карап йөрергә киңәш итәләр. Биек үкчәле итекләрне куеп торыгыз. Кыш көне иң яхшысы – 5 смлы үкчә. Аннан биекләре машинага утырып йөргәндә генә яхшы.

 Кулларыгызны кесәгә тыгып йөрмәгез – алай егылу курынычы арта.

 Өлкәннәр, мондый көннәрдә очлы башлы таякны калдырып йөрмәгез.

Үзегезне саклагыз, егылып, имгәнеп ятмагыз. Яңа елны яхшы сәламәтлектә, җан тынычлыгында каршы алырга язсын.

 

 

Фото: ufa1.ru

Һава торышы
Һава торышы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас