Хәвеф-хәтәр
22 декабрь 2022, 06:27

Уфада биш кеше агуланган

Хәлләре авыр, ди...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Уфаның Большая Шелководная урамындагы шәхси йортта биш кешенең  билгесез матдә белән агулануы турындагы хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген иртәнге 7дә билгеле була. Вакыйга урынына килгән медиклар ис газы (угарный газ) белән агуланган дигән шик белән өч кешене  – 1985 елгы хатынны, 2006 һәм 2008 елгы балаларны дәваханәгә алып киткән.  Каза күрүчеләрнең хәле авыр дип бәяләнә. Тагын ике кеше – 1990 елгы ир һәм 1963 елгы хатын, медиклар тикшерүеннән соң амбулатор рәвештә дәваланыр өчен өйләренә кайтарып җибәрелгән.

“Әлеге вакытта вакыйга урынында  Совет районының “Газпром газораспределение” оешмасы авария бригадасы эшли. Торак йортны тикшереп чыкканнар һәм вентиляция каналының туңуы билгеле булган. Моның сәбәпләре  ачыклана”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас