Хәвеф-хәтәр
21 декабрь 2022, 18:40

Кибет директоры җинаятьчене идәнгә сугып еккан

Бу хәл Сибай шәһәренең ювелир бизәнгечләр кибетендә булган. 

Кибет директоры пистолетлы җинаятьчене идәнгә сугып екканКибет директоры пистолетлы җинаятьчене идәнгә сугып еккан
Кибет директоры пистолетлы җинаятьчене идәнгә сугып еккан

Сибайда 46 һәм 47 яшьлек ике ир ювелир бизәнгечләр салонын таларга уйлаган.

Берсе тышта торган, икенчесе кибеткә бәреп кергән дә, кассирга пистолет терәгән, кулларын скотч белән урап, күрше бүлмәгә алып кергән. Кибет хуҗасы Виталий Климов та урында булган.Җинаятьче аны да пистолет белән куркытып, кулларын бәйләргә боерган. Ул югалып калмаган, җинаятьченең өстенә ташланып, аны тоткарлаган һәм полиция килеп җиткәнче саклап торган.

Икенче җинаятьче боларның тавышларын ишетү белән йөгергән. Аны автовокзалда шәһәрдән чыгып качарга торганда тоткарлаганнар. Җинаятьчеләр күптәннән кибетләр талап йөрү планын корган. Моның өчен алар Салават шәһәреннән Баймакка килеп, фатирда түләп яши башлаганнар. Сибай шәһәренә "разведка"га барып, ювелир кибетләрне күзләп чыкканнар, сатып алучы буларак кереп танышып йөргәннәр. Планнары буенча, мондагы кибетне "уңышлы" талап чыгып, шул көнне Белорет шәһәренә китәргә уйлаганнар, андагы ювелирүзәкләрне талап, җиңел генә баемакчы булганнар. Тик планнары килеп чыкмаган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас