Хәвеф-хәтәр
20 декабрь 2022, 15:52

Тимур 20 ел элек армиядән кайтырга тиеш иде...

Аның турында бүген булса бер хәбәр дә юк...

https://gorobzor.ruhttps://gorobzor.ru
https://gorobzor.ru

Башкортстан егете Тимур Куланбаев 2001 елда армия хезмәтенә чакыртыла. Аннан ул Чечняга кайнар ноктага эләгә. Әмма Тимур бүген булса өенә кайтмаган: ул хезмәтен уңышлы тәмамлаган, әмма туган авылына кайтырга чыккач югалган.

Тимур 1981 елда Зилаер районының Кадырша авылында туган, әле аңа 41 яшь булырга тиеш. Бу хакта аның сеңлесе Ләйсән "ГорОбзор" басмасына сөйләгән. Аның әйтүенчә, аның абыйсы көчле була, яхшы укый, спортны, гаделлекне ярата. Тимурга алты яшь булганда алар Хәйбулла районына күченә.

Аңардан тыш, гаиләдә өлкән уллары – 42 яшьлек Илнур һәм сеңлесе Ләйсән бар. Илнур 2000 елда армиягә бара, Чечняга эләгә. 2001 елның ноябрендә Тимурны да армиягә чакырталар. "Учебка"ны ул Самарада үтә, бу вакытта абыйсы өенә кайта. Укудан соң Тимур Чечняга китә.

“Тимур учебкада булганда, әни аның янына Самарага барды. Аны Чечняга җибәрмәүләрен сорады, чөнки өлкән улы да кызыл зонада булган иде. Әмма Тимур да кайнар ноктага эләкте: ул Чечняга барырга үзе теләк белдергәндерме, юктырмы – анысын мин белмим”, – дигән Ләйсән.

Тимур Чечняда хезмәт иткәндә аена ике тапкыр хатлар җибәреп тора. “Аның соңгы хаты 2003 елның маенда килде. Ноябрьдә ул кайтырга тиеш иде. Хатларында университетка укырга керергә, матур тормыш корырга теләве хакында яза иде. 2003 елның җәендә ул шалтыратты, сөйләшү озак булмады. Шуннан башлап аңардан бер хәбәр дә юк”, – дип сөйләгән сеңлесе.

Көзен бар гаилә Тимурның кайтуын көтә: менә кайтыр, менә кайтыр дип өмет итәләр. Аның бергә хезмәт иткән иптәше дә армиядән кайта. Ләкин ул Тимур хакында берни белми булып чыга, чөнки төрле частьлардә хезмәт итәләр, шулай да Чечняда күрешкән булалар. Шуннан соң Тимурның әнисе чаң кага. Хәрби частьтан улының 2003 елның ноябрендә такси белән өенә кайтып китүе турында хәбәр килә. Үзе белән “сухпаек” һәм юлга акча алган булган.

Тимурның әти-әнисе Уфада республика хәрби комиссариатына, Дондагы Ростов прокуратурасына, Дәүләт Думасы депутаты Иршат Фәхретдиновка мөрәҗәгать итәләр. Ләкин берәү дә егетне таба алмый. Чечен республикасы Шале районының полиция бүлеге дә эзли, әмма хокук саклау хезмәткәрләре дә аның турында мәгълүмат таба алмый. Бу вакытта хәрби частьта Башкортстан солдаты турында белүчеләр дә берничә кеше генә кала.

Тимурның армиягә киткәненә 20 елдан артык вакыт үткән. Ләкин гаиләсе әле булса аның турында берни белми. Могҗиза булып, беркөн килеп, исән-имин кайтып төшсә иде...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас