Хәвеф-хәтәр
20 декабрь 2022, 10:49

8 яшьлек кыз, көмешкә эчеп, дәваханәгә эләккән

Бу хәл Туймазы районында булган. 

Туймазы районы авылларының берсендә кичә, 19 декабрьдә, кечкенә кыз бала бәхетсезлеккә тарыган. “Башинформ” агентлыгына медицина өлкәсендәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, җирле дәваханәнең реанимация бүлегенә ашыгыч рәвештә 8 яшьлек кызчыкны алып килгәннәр. Табиблар аңарга  спиртның организмга агулы тәэсире  дигән диагноз куйган.

“Әлегә билгеле булуынча, кыз бала көмешкәне ялгыш эчкән. Аның туганы аңлатуынча, спиртлы эчемлек “Колы” шешәсенә салынган булган. Ул суыткычта торган.  Кыз аны “Кола” дип уйлап эчкән һәм үзен начар хис иткән. Аны дәваханәгә илткәннәр”, – дип сөйли агентлыкның үз чыганагы.

Агуланган кыз әйбәт гаиләдән, исәптә тормыйлар. Полиция бу хәлне тикшерә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас