

Уфа районы Дмитриевка авылында яшәүче ханым ашыгыч ярдәм машинасын бик озак көтәргә туры килүенә зарланган. Бу хакта ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсенә язган.
Ханым сүзләренчә, ул тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелгән әнисе өчен 17 декабрьдә 10.45 сәгатьтә медиклар бригадасын чакырта. Көн буена бер табиб та килмәгәч, 17.27 сәгатьтә яңадан шалтырата. Чөнки әнисенең температурасы берничек тә төшми.
“Яңадан шалтыраттым. Бер оператор да буш түгел – чак эләктем. Өстәвенә, миңа: “Көтегез”, – диделәр. Күпме көтәргә була??? Скорая килгәнче, тизрәк үләсең”, – дигән ул.
Олесяга Республика белән идарә үзәге хезмәткәре җавап биргән. Ул пациентка үзе турында мәгълүмат калдырырга кушкан, ханым моны эшләүдән баш тарткан. Ә кичке сигезләр тирәсендә мәсьәләнең хәл ителүе турында хәбәр иткән.
“Җиде сәгатьтән соң ашыгыч ярдәм килде”, – дигән ул.
Ашыгыч ярдәм Уфага терәлеп торган авылга җиде сәгать буенча баргач, районнардагы төпкел авылларга барып җитү өчен ничә сәгать кирәк икән?