Хәвеф-хәтәр
18 декабрь 2022, 08:33

Иглин районында ике машина бәрелешкән

Бер кеше вафат булган.

Иглин районында ике машина бәрелешкәнИглин районында ике машина бәрелешкән
Иглин районында ике машина бәрелешкән

Иглин районына кергән М5 трассасында зур йөк машинасы юл һәлакәтенә очраган, бер кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Юлда Toyota Corolla белән Volvo йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел автомобиль йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Тикшерүчеләр бу аянычлы хәлнең шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый.

Хөрмәтле водительләр, юлларда игътибарлы булыгыз! Кыш айларында юлларда йөрү аеруча хәвефле: юлларны көрт баса, бозлавыкка әйләнә, буранлы вакытта юл күренми.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас