+21 °С
Болытлы


Санкт-Петербургта 13 яшьлек малай гамакка уралып калган һәм комага киткән. Бу хакта 78.ru сайты хәбәр итә. Басма язуынча, кичә, 16 декабрь көнне әнисе улына Бутлеров урамындагы фатирда тап булган. Аны СанктПетербургның педиатрия университетына алып киткәннәр. Механик асфиксия (буылу), гипоксия комасы диагнозлары куелган. Үсмер бик авыр хәлдә булган. Малай тулы гаиләдә тәрбияләнгән, исәптә-фәлән тормаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Чыганак: lenta.ru Фото: ru. Depositphotos.com