Хәвеф-хәтәр
17 декабрь 2022, 12:31

Бер хатын Уфа янындагы урманда адашкан

"Поминка"дан җәяү кайтып барганда туңып үлә язган. 

Бер хатын Уфа янындагы урманда адашканБер хатын Уфа янындагы урманда адашкан
Бер хатын Уфа янындагы урманда адашкан

Коткаручылар Уфа янында урманда адашкан 57 яшьлек хатынны эзләп тапкан.Ул бик нык өшегән иде, диләр. 

Бу сәер хәл 17 декабрь төнендә булган. Гражданнарны яклау идарәсенең диспетчерлык бүлегенә адашкан хатын үзе шалтыраткан. Ул Либяжье бистәсе белән Дим районы арасында, «Алтын балык» кафесы янындагы урманнан чыгалмавын эйткән. Тик үзенең кайсы урында булуын белмәгән, аңлата да алмаган. Шулай да коткаручылар аны эзләп тапкан. Хатынның бөтенләй башка урында - М5 трассасы яклап, кафедан 5 чакрым ераклыкта булуы ачыкланган.

Либяжье посёлогына үлгән якын кешесе хөрмәтенә оештырылган мәҗлескә барган. Дим районына җәяү кайтырга уйлаган. Ул каргизәр эзеннән атлаганда арып карга егылган. Шуннан коткаручыларга шалтыраткан. Хатынны коткаручылар эзләп тапканчы диспетчер аның белән элемтәдә торган.

Фото:smartik.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас