

Бүген төнлә Хабаровск-Комсомольск-на-Амуре трассасының 178 километрында вахтовиклар ташучы автобус водителе, борылышта идарә итүне югалтып, Троицкое авылы тирәсендә кюветка төшеп әйләнгән.
26дан 61 яшькә кадәрге 8 кеше һәлак булган.
22 кеше имгәнгән. Төрле тән җәрәхәтләре теркәлгән 19 кешене санавиация вертолёты белән Хабаровскига дәваханәгә илткәннәр. Вакыйга урынына коткаручылар, медиклар һәм ЮХХДИ инспекторлары килеп җиткән. Авария “Амур Минералс” хезмәткәрләрен Малмыж алтын-бакыр чыгара торган урынга алып барышлый теркәлгән.
Һәлак булганнар гаиләләренә резерв фондыннан – берешәр миллион, каза күрүчеләргә 500 мең сум акча түләячәкләр, дип белдерә төбәк губернаторы Михаил Дегтярев.
Чыганак: lenta.ru