

Стәрлетамак районы Наумовка авылы халкы кешеләргә ташланучы берәдәк этләргә зарлана.
“Урамда йөрерлек түгел! “Пятерочка” кибете янында бер эт инде әллә ничәнче тапкыр ташланды (үземә дә, балага да). Берәрсен тешләгәнне көтәбезме?” – дип язган социаль челтәрләргә авылда яшәүчеләрнең берсе.
Әйтүләренчә, халык бу мәсьәлә буенча авыл советына инде берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Әмма бернинди нәтиҗә дә булмаган.
Стәрлетамак районы хакимиятендә, әлеге хәлгә аңлатма биреп, бүген этләрне аулау мөмкинлеге юк, дигәннәр. Чөнки район 2022 елда хайваннарны аулаучы һәм караучы махсус оешма белән контрактка финансларны тулысынча үзләштереп беткән.
“Яңа килешү өчен лимитлар бүлү һәм оешма сайлау буенча конкурс 2023 елның гыйнварында үтәчәк. Мәсьәләне хәл итү өчен бюджеттан тыш финанс чыганаклары табарга кирәк, әле шул эш белән шөгыльләнәбез. Бу сорауны хәл итү иң беренче урында тора”, – дигән район хакимиятенең социаль коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе урынбасары Регина Спевак.
Шул ук вакытта Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомствоның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ильяс Мәсәллимовка Наумовка авылында балаларга хуҗасыз этләр ташлану турындагы мәгълүмат буенча тикшерү оештырырга кушты.