

РФ Тикшерү комитетының көнчыгыш төбәкара транспорт идарәсе Иркутск-Уфа самолетында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый башлаган. Урында тикшерүчеләр, криминалистлар эшли.
15 декабрь көнне сәгать 13:00 тирәсендә Новосибирскидагы Толмачево халыкара аэропортына Ан-12 самолеты ашыгыч рәвештә төшәргә мәҗбүр булган. Самолетның бер двигателе эшләми башлагач, пилот шундый карарга килгән. Очкыч төшкәннән соң двигатель яна да башлаган. Бортта 10 экипаж әгъзасы - барысы да исәннәр, имгәнүче, зыян күрүче юк, пассажирлар булмаган.
Җиргә төшкәч, самолетны янгын сүндерүчеләр каршы алган. Пилотка афәрин, вакытында төшеп өлгергән!
Фото: "AVIAINCIDENT" Телеграм-каналдан.