

Бүген төнен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә Стәрлетамак шәһәренең Коммунистик урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.
Коткаручылар һәм башка тиз ярдәм хезмәткәрләре вакыйга урынына юллана. Алар куркыныч янаган фатирлардан 15 кешене коткара, аларның 3есе – балалар.
“Кызганычка, янгынны сүндергәндә 1928 елгы ирнең гәүдәсенә тап булалар. Табиблар аның үлгән икәнлеген раслый”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Әйтүләренчә, бабай күрү буенча инвалид булган, фатирда ялгызы яшәгән. Өендә янгын кисәтү корылмасы булмаган, диләр.
Шулай булгач, 94 яшьлек бабайның янгыннан котылыр әмәле дә булгандыр инде...