

64 яшьлек ир балыкка киткән һәм анда ике аягын сындырган. Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, Фрязино шәһәре дәваханәсенә ул икенче көнне генә мөрәҗәгать иткән.
“Таеп егылгач, ул ике аягын да ачык рәвештә сындырган. Геройларча (чынында алай эшләргә кирәкмәс) ир дәваханәгә мөрәҗәгать итеп тормаска уйлаган, чак-чак өенә кайтып җиткән, аякларын бинт белән ураган һәм йокларга яткан”, – диелә ведомство хәбәрендә.
Шуңа күрәдер дә, хастаханәгә бару вакытына аның җәрәхәтләренә инфекция эләккән. Табиблар аңа ашыгыч операция ясаганнар һәм аякларына Илизаров аппараты куйганнар. Илизаров аппаратын сөякнең сынган өлешләрен дөрес һәм тигез ялгансын өчен кулланалар. Балыкчыга бу аппарат белән ике ай чамасы йөрергә туры киләчәк.
Чыганак: lenta.ru