Хәвеф-хәтәр
14 декабрь 2022, 06:40

Йорт эте котыру чиреннән үлгән

Ә бит эт үзен агрессив тотмаган, тышкы яктан котырганга охшамаган булган.

mail.kzmail.kz
mail.kz

Чишмә районында Чишмә поселогында котыру чире буенча карантин кертелгән. Сәбәбе – бер шәхси хуҗалыкта яшәүче эттә котыру чире ачыкланган.

“Эт хуҗасы Чишмәнең ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Ул этенең ниндидер предмет йотуы турында әйткән. Белгечләр этне тикшергән, әмма авыз эчендә дә, бугазында да бернинди дә әйбер тапмаган. Эттә котыру чиренә хас билгеләр һәм агрессия күзәтелми. Ләкин берничә көннән хуҗа кеше этенең үлүе турында хәбәр итте”, – диләр ветеринария идарәсеннән.

Тикшерүчеләр анализга этнең патологик материалларын ала. Нәтиҗәдә котыру вирусы ачыклана.

Ведомстводан әйтүләренчә, районның ветеринария хезмәткәрләре хайванның үләксәсен яндырган. Авыру эт яшәгән урында дезинфекция үткәрелгән. Поселокта карантин кертелгән.

Башкортстан Башлыгы имзалаган указдан күренүенчә, каратин вакытында катгый чикләүләр кертелә. Карантин зонасынннан хайваннарны чыгарырга яки кертергә, аларны дәваларга, тиресен алырга ярамый. Шулай ук поселокта ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү дә тыела.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас