Хәвеф-хәтәр
14 декабрь 2022, 04:47

Тайгада ялгызы нишләп йөргән?

Ярый коткаручылар булган әле.

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Тува республикасында  яшәүче ир, тайгада учак ягарга теләп, ялгыш үзенә ут төрткән. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.

Ведомствода аңлатуларынча, ир учак якканда бензин кулланганга күрә җитди җәрәхәтләнә. Аңа эвакуация таләп ителгән.

“12 декабрьдә  тайгадан 33 яшьлек ирне алып чыгарга дигән хәбәр килде. Бензин ярдәмендә учак ягарга теләгән ирнең йөзе, кул-аяклары пешкән иде”, – диләр министрлыкта.

Видео кадрларыннан күренүенчә, коткаручылар пешкән ирне носилкаларга салып санавиация вертолетына урнаштыра. Табиблар һәм коткаручылар аңа ярдәм күрсәтә. Русиялене Кызыл аэропортына эвакуациялиләр, соңыннан  - 1 санлы республика дәваханәсенең пешүләр бүлегенә.

Яшь ирнең тайгада нишләп йөрүе, ялгызы булганмы яисә төркем составындамы икәнлеге әйтелмәгән.

Чыганак: lenta.ru

Тайгада ялгызы нишләп йөргән?
Тайгада ялгызы нишләп йөргән?
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас