Хәвеф-хәтәр
14 декабрь 2022, 16:31

Дәваханә ихатасында үлгән ир 8 сәгать салкында яткан (Видео)

Ашыгыч ярдәм белән китерелгән пациент нишләп  дәваханәдән чыгып киткән?

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Подмосковьеның Раменское шәһәре дәваханәсе ихатасында бер ир кар өстендә яткан мәеткә тап булган. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы хәбәр итә. Соңрак вакыйга турында күбрәк мәгълүмат чыкты.

Телеграм-канал  исерек ирне дәваханә территориясенә төнге сәгать уникеләр тирәсендә ашыгыч ярдәм медиклары алып килүен һәм йоклап торгач, аннан үзаллы чыгып китүен  яза. Видео кадрларында ирнең агачлар арасында карда басып торуы күренә, ул чайкалып тора, координациясен югалта. Күпмедер вакытка ул бөгелеп төшә, берничә тапкыр егыла һәм тора. Иртәнге сигезләр тирәсендә аның яныннан машина үтеп китә.

Бу хәбәр бүген, 14 декабрьдә, таралды. Мәетне дәваханә ихатасында бер ир төшереп алган. Видео төшерүче сүзләренә караганда, ул  табылдык турында шунда ук приемный покойга хәбәр иткән. Әмма медиклар сакчыларга мөрәҗәгать итәргә кушкан. Ә сакчылар исә иргә булышудан аш тарткан.

Әмма Раменское дәваханәсендә хезмәткәрләр тиз арада мәетне тикшереп чыкты, дип ышандыралар.  Медиклар исә ирнең мәете табылыр алдыннан ул ике сәгать элек кенә үлгән, дип баралар.

Шулай, бу Русия, һич аптырыйсы түгел. Нинди дә булса бәланең очына чыгам димә. Хәер, видеокамералар төгәл вакытны күрсәтә аладыр әле. Әмма русча әйткәндә “мораль басни” монда әлеге дә баягы эчкечелекнең юньлегә китермәвендә. Аек булса, бу көнгә калмас иде...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас