+21 °С
Болытлы


Кичә, 13 декабрьдә, Уфада юл-транспорт фаҗигасендә өлкән яшьтәге ханым каза күргән.
ЮХХДИның матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, әлеге хәл башкаланың Ибраһим бульварында булган. “Kia Rio” автомобиле руле артында утырган 72 яшьлек ир Пархоменко урамына табан китеп барганда светофорсыз җәяүлеләр киселешендә 70 яшьлек пенсионерны бәрдерә. Хатын авыр тән җәрәхәтләре ала, аны дәваханәгә алып китәләр.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.