

Уганда авылларының берсендә бегемот йоткан баланы коткарып калганнар.
Пол Ига исемле ике яшьлек малайны әти-әнисе күпмедер вакытка ялгызын калдырган. Кайсыдыр бер мизгелдә күлдән су үгезе (бегемот) чыга да яр буенда уйнаган баланы кабып йотмакчы була. Моны күргән авыл халкы сабыйга ярдәмгә ашыга, бегемотка таш бәрә башлыйлар. Ахырда ерткыч малайны төкерә дә арытаба йөзеп китә.
Шаһитлар сүзләренчә, балага һөҗүм иткән бегемот янына йөгереп килгәндә, Пол инде яртылаш йотылган булган диярлек. Һушсыз баланы дәваханәгә илткәннәр. Табибларның гаҗәпләнүе чиксез булган, чөнки шунды сынаудан соң Ига исән генә калу түгел, хәтта җәрәхәтләнмәгән дә диярлек. Ул аңына тиз килгән һәм аны әти-әнисе белән өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Полициядә ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, караусыз калган балаларның кыргый җәнлекләр корбаны булу ихтималы хакында кисәткәннәр, аеруча сулыклар янында.
Ярый әле бездә шундый ерткычлар юк. Аллаһ сакласын!
Чыганак: lenta.ru