

Уфада ашыгыч ярдәм бригадасы 8 айлык сабыйның гомерен саклап калган. Бала "Лего" конструкторын йоткан да, сулыш алалмый башлаган.
Коткарырга барган фельдшер әйтүенчә, бу хәл могҗизага тиң. Ашыгыч ярдәм бригадасы башта бөтенләй икенче чакыруга - температурасы күтәрелгән пациентка килгән булган. Китәргә җыенганда гына алар янына күрше йорттан бер ир йөгереп чыгып, ярдәм сораган.
«Сигез айлык бала кечкенә "Лего" детален авызына алган да, йотып җибәргән һәм ул сулыш юлын каплаган.
Без барып кергәндә әнисе баланы аякларыннан күтәреп, бар көченә селкетә иде. Читтән караганда бу күренеш бәрәңге капчыгын какканны хәтерләтте. Мин тиз генә баланы алып, беренче ярдәм күрсәтә башладым. 20 секунд үттеме-юкмы уенчык авызыннан чыгып очты. Бала кычкырып елый башлады, әлбәттә. Әнисе белән әтисенең дә күзләре яшьләнде. Бала исән калды! Бәхеткә безнең бригада бу вакытта алар яшәгән йорт янында булган», - дип могҗизалы хәл белән уртаклашкан ашыгыч ярдәм хезмәткәре.
Чыганак: "Башинформ"
Автор фотосы.