Хәвеф-хәтәр
13 декабрь 2022, 16:20

Карбыз ашап үлүчеләр эшендә гаепле кеше билгеле

Бу очрак турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр. 

smartik.rusmartik.ru
Фото:smartik.ru

Мәскәүдә Тикшерү комитеты карбыз ашаганнан соң картәнисе  белән оныгы  үлеме очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Мәскәү прокуратурасына гаепләү карары чыгарыр өчен материаллар килеп ирешә. Подмосковьеда яшәүче 40 яшьлек дезинсектор Антон Котовка   РФ Җинаять җәзалары кодексының 238нче маддәсе буенча  (“Кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү”) 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.  

2021 елның сентябрь башында 38 яшьлек мәскәүле хатын, аның 61 яшьлек әнисе һәм 14 яшьлек кызы карбыз ашап агуланды. Пенсионер хатын һәм үсмер кыз дәваханәдә үлде, хатынның сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Соңрак ачыклануынча,  кибеттә “Цигатрин” матдәсе кулланылып дезинсекция үткәргәннәр. Тикшерү версиясе буенча,   гаепләнүче кибет вәкилен  дезинсекция процедурасы вакытында азык-төлекне алып яисә каплап куярга кирәклеге турында кисәтмәгән.

Котовны 2021 елның 13 сентябрендә тоткарладылар. Ул гаебен танымады. Табиб-дезинфектолог, бөҗәкләр һәм кимерүчеләр белән көрәш буенча белгеч Николай Дубинин дезинфекция өчен тәгаенләнгән матдәләр – инсектицидлар – үлемгә китерерлек агулый алмый дигән фикер белдерә. Тик бу фикер дөрес булса,  ике кеше гомере нишләп өзелгән соң?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас