Хәвеф-хәтәр
12 декабрь 2022, 07:36

Төлке белән сугышкан эт котыру чиреннән үлгән

Эт хуҗасы да сәламәтлеге начараюы турында әйткән...

news.myseldon.comnews.myseldon.com
news.myseldon.com

Кыйгы районы Вакияр авылында хайваннарның котыру авыруы буенча карантин кертелгән. Шул хактагы указга республика җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйган.

Белгечләр йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививка эшләячәк. Шулай ук авылда йөргән хуҗасыз хайваннарга да вакцинация эшләнәчәк, аларны да тикшерәчәкләр. Карантин вирус таралу хәвефе юкка чыкканга кадәр дәвам итәчәк.

Чөнки котыру чире – хайваннарның кешегә дә йога торган аеруча куркыныч авыруы. Чирне төп таратучылар – кыргый хайваннар, төлке, бүреләр. Инфекция зарарланган хайван тешләгәндә яисә аның селәгәе сәламәт хайван һәм кеше организмына эләгүе сәбәпле килеп чыга.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанның ветеринария идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрь азагында авылда яшәүче бер кешенең ишегалдына төлке керә һәм ул эт белән сугыша. Этнең хуҗасы ветеринарларга мөрәҗәгать итә.

“Кыйгы ветеринария станциясе белгечләре этне күзәтү астына алды. Котыру чиренең билгеләре 10 көн эчендә күренмәде. Әмма берничә көннән эт үлгән. Эт хуҗасы да сәламәтлеге начараюга зарланган. Ветеринарлар үлгән эттән котыру чиренә материал алды – диагноз расланды. Әле белгечләр авыруны китереп чыгарган сәбәпләрне тикшерә”, – диләр ведомстводан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас