Хәвеф-хәтәр
11 декабрь 2022, 08:37

Юл уртасында яткан ир һәлак булган

Водитель аны бик соң күргән...

gorobzor.rugorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Полиция кичә, 10 декабрьдә, Учалыда теркәлгән авария сәбәпләрен ачыклый. Юл-транспорт һәлакәте турында  респубиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Кичә кич Учалының Энтузиастлар урамында 57 яшьлек автобус водителе, ПАЗ белән идарә итеп, җәяүлене бәрдергән. Кызганычка каршы, алган тән җәрәхәтләреннән  42 яшьлек ир ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

“Җәяүлене бәрдергән” дигән сүз, бәлки, дөреслеккә дә туры килмидер.

“Водитель сүзләренчә, юл уртасында киемендә яктылыкны кайтаручы билгеләр булмаган ирне бик соң күреп калган”, – дип яза Севастьянов.

Автобус “Конечная – Ак Тирмә” маршруты буенча хәрәкәт иткән. Салонда өч пассажир да булган. Әле тикшерү эшләре бара.

“Водительләр! Тизлек режимын үтәү турында онытмагыз. Бу аварияләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Җәяүлеләргә исә игътибарлы һәм уя булырга кирәк, киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элментлар булу зарур”, – дип тәмамлаган үзенең хәбәрен  республиканың ЮХХДИ начальнигы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас