Хәвеф-хәтәр
9 декабрь 2022, 05:08

Исерек водитель машинасы белән чокырга "чумган"

Урамдагы чокырны күрерлек хәлдә булмаган, күрәсең...

Дим районы, https://vk.comДим районы, https://vk.com
Дим районы, https://vk.com

Уфада 8 декабрьдә бер машина М.Җәлил һәм Островский урамнары чатындагы чокырга төшеп китә язган.

Дим районы хакимиятеннән әйтүләренчә, бу урында “Уфаводоканал” предприятиесе хезмәткәрләре ремонт эшли. Чокыр янына кисәтүче билгеләр куелган. Әмма салмыш водитель аларны абайламаган булса кирәк: машинасы белән чокырга “чумган”.

Шуңа өстәп, водитель бу урыннан тиз арада качу ягын караган, чөнки парковкадан кузгалганда ул янында торган машинага бәрелгән булган.

Коткаручылар автомобильне чокырдан чыгарган һәм штрафтукталышка озаткан. Водитель янында пассажир ханым да булган. Алар икесе дә качкан. Аларны тапканнардырмы, юктырмы – бу хакта әлегә мәгълүмат юк.

Дим районы, https://vk.com
Дим районы, https://vk.com
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас