+21 °С
Болытлы


Нефтекаманың Социалистик урамындагы йорт ихатасында билгесез водитель 6 яшьлек малай өстенә барып менгән һәм авария урыныннан качып киткән.
Малайны дәваханәгә илтәләр. Тиз арада малайны бәрдергән водительне ачыклаганнар. Ул – Renault Sandero белән идарә итүче 64 яшьлек ханым. Аңа карата авария урынын калдырып киткәне өчен административ протокол төзегәннәр. Тикшерү эше башланган, диләр БР буенча ЮХХДИдә.
Рульдәгеләр дә, җәяүлеләр дә юлларда сак булыгыз. Кышын юллар аеруча тайгак бит.
Чыганак: bashinform.ru