Хәвеф-хәтәр
8 декабрь 2022, 12:53

Бөредә "Газель" боз астына киткән

Водитель исәнме?

Антон Талалов/vk.comАнтон Талалов/vk.com
Фото:Антон Талалов/vk.com

Бөредә  Агыйдел елгасында “Газель” йөк машинасы боз астына киткән.  Район хакимияте башлыгы Антон Талалов хәбәр итүенчә,  водитель машинада боз өстеннән чыгарга маташкан һәм ярты юлда чак кына  батмый калган.

Исегезгә төшерәм, Агыйдел елгасы аша боз кичүен оештыру эшләре  башланды. Шулай да озак торган салкын көннәргә карамастан, боз әле юка. Водительләр, үзегезне һәм пассажирларыгызны саклагыз”, – дип язган социаль челтәрләрдә Антон Талалов.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә  ирнең йөк тулы “Газель”дә бозга чыгуын һәм ярдан 7 метр ераклыкта боз астына китүен хәбәр итәләр. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Водитель үзаллы машинадан чыгып котыла алган.

Ведомствода бу боз кичүенең декабрьнең икенче декадасында ачылырга тиешлеген әйттеләр.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас