Хәвеф-хәтәр
7 декабрь 2022, 11:30

Ярый әле күршеләре кереп уяткан

Ике баласы белән өендә янып үлә язган. 

Ярый әле күршеләре кереп уятканЯрый әле күршеләре кереп уяткан
Ярый әле күршеләре кереп уяткан

Бүген, 7 декабрь иртәсендә, ашыгыч хезмәтләргә Иглин районының Көзәй авылында бер йортка ут кабуы турында хәбәр килгән.Бу урынга янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр оператив рәвештә килеп җиткәннәр.

«Әлеге йортта ике балалы хатын яши, алар исән калдылар. Күршеләр аларны ишек шакып уяткан», — дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетында.

Өй янып беткән. Иң мөһиме кешеләре исән калган. Аз мени йоклаган җирләреннән төтенгә исереп, янып үлүчеләр?...Ә дөнья малы табыла ул, баш исән булсын. 

Кышның чатнама суыкларында йортларда янгын чыгу очраклары ешая шул. Электр мичләр, җылыткычлар кулланганда хәвефсезлек чаралары турында бик уйламыйбыз шул. Ә бит янгын чыгу очракларының күпчелеге электр энергиясен дөрес кулланмау нәтиҗәсендә килеп чыга.

Кышларны исән-имин, бәла-казасыз чыгарга язсын. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас