Хәвеф-хәтәр
7 декабрь 2022, 04:08

Яңавыл юлында ике кеше үлгән...

Фаҗигә бүген иртән булган.

Яңавыл юлында ике кеше үлгән...Яңавыл юлында ике кеше үлгән...
Яңавыл юлында ике кеше үлгән...

Бүген, 7 декабрьдә, иртән Башкортстанның Яңавыл районында үлемечле юл-транспорт фаҗигасе булган.

“Яңавыл-Уфа” трассасында Каймаша авылы янында йөк машинасы белән “десятка” бәрелешкән. Җиңел машина эчендәге биш пассажирның икесе, кызганычка, һәлак  булган. Калган өчесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Йөк машинасы водителенә зыян килмәгән.

Әле бу фаҗига буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас