Хәвеф-хәтәр
6 декабрь 2022, 19:59

Көтмәгәндә машинаның кузовы ачылган...

Водитель күпер астында кысылып калган. 

Кичә кичке сәгать тугызлар тирәсендә Самара-Уфа-Чиләбе трассасының 1480нче километрында авария теркәлгән. Кызганычка каршы, йөк машинасы водителе һәлак булган.

Әлегә шулар билгеле: хәрәкәт иткән вакытта  ни сәбәпледер «Scania» йөк машинасының кузовы күтәрелеп киткән һәм  җәяүлеләр өчен  җир өстендәге кичү күперен (ул әле төзелә  генә)  эләктергән. Бу хакта БР буенча ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә  күпернең плитәсе өлешчә җимерелгән һәм транспорт водителе кысылган. «Scania» водителе алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Авария урынына махсус хезмәтләр килгән. Кысылган машинаны азат итәр өчен барлык чаралар да күрелгән. Авариядән соң юлны япканнар. Ике кран җимерелгән күперне күтәрү  эшләрен башкарган. Карпово-Базилеевка аша урап узу юлы оештырылган. 

Юлдагыларга Аллаһу Тәгалә ярдәмен бирсен... Кая карама, бәла-каза сагалап тора, диярсең...

Чыганак: bashinform.ru

Көтмәгәндә машинаның кузовы  ачылган...
Көтмәгәндә машинаның кузовы  ачылган...
Көтмәгәндә машинаның кузовы ачылган...
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас