

Кичә, 5 декабрьдә, Стәрлебаш районында урындагы тавык фабрикасында күпләп тавыклар үлгән.
Башкортстанның Ветеринария идарәсеннән әйтүләренчә, аларга Стәрлебаш авылындагы инкубатор станциясе хуҗасы мөрәҗәгать итеп, 20 көнлек бройлер чебешләренең үлүе турында хәбәр иткән.
“Ветстанция белгечләре шунда ук урынга юлланды. Үлгән кошлардан патологик материал, ашаган җимнәре һәм башка әйберләр тикшерүгә алынган. Лабораториядә анализ ясаганнар – кош гриппы ачыкланмаган. Әле тавыкларның күпләп үлүенең сәбәбен ачыклау өчен өстәмә тикшерүләр үткәрелә”, – диләр белгечләр.
Әйтүләренчә, кошлар торган бинада микроклимат шартлары бозылган булу, шулай ук сыйфатсыз азык белән агулану да үлем сәбәпчесе булырга ихтимал.
Бүген бу вакыйганы республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария идарәсе, район һәм фабрика вәкилләре тикшерә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 9 мең тавыкның яртысы кырылган...