

Ханты-Манси автономияле округы Нижневартовск шәһәренең 21 санлы мәктәбе укучысы икенче бер укучыны пычак белән яралаган. Бу хакта шәһәр хакимияте үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
Бүген мәктәпкә килгәч тә иртәнге 8ләрдә сигезенче сыйныф укучылары арасында конфликт туа. Нәтиҗәдә бер үсмер икенчесен пычак белән яралаган. Җәрәхәтләнгән малайны авыр хәлдә дәваханәгә илткәннәр.
Вакыйга урынына балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия рәисе Николай Лукаш килгән. Хокук саклау хезмәткәрләре ике үсмер арасында чыккан конфликт сәбәпләрен ачыклый. Мәктәптә дәресләрне өзмәгәннәр.
Чыганак: lenta.ru