Хәвеф-хәтәр
6 декабрь 2022, 07:00

92 яшьтә руль артына утыру хәвефле шул

Һәр нәрсәнең үз вакыты була. 

92 яшьтә руль артына утыру хәвефле шул92 яшьтә руль артына утыру хәвефле шул
92 яшьтә руль артына утыру хәвефле шул

Кичә, 5 декабрьдә, Белокатай районында «Лада Гранта» машинасы белән идарә итүче 92 яшьлек кеше юлдан чыгып очып, агачка килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә машина йөртүче төрле имгәнүләр алып, табибларга медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү эшен башлаган.

Гамәлдәге законнар нигезендә, безнең илдә олы яшькә җиткәннәрне автомобиль белән идарә итүдән турыдан-туры тыю юк. Ләкин, олы яшьтәге кешеләргә машина йөртүне тыя торган нормалар бар. Сүз автомобиль белән идарә итүгә медицина каршылыклары булу турында бара, алар хәвефсез йөртүгә комачаулый торган авырулар исемлегенә нигезләнгән.

"Юл-транспорт һәлакәтенә эләгүченең "права"сы 2018 елда ук гамәлдән чыккан булган. Медицина тикшеренүе нәтиҗәләре буенча ул документын яңарта алмаган, ләкин руль артында йөрүен дәвам иткән», - дип хәбәр итте Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас