

Уйлагыз. Тагын бер кат уйлагыз!
Телефонга таныш булмаган номердан шалтыратканда җавап бирмәгез дип күпмеләр кабатлыйбыз икән. Телевизордан шуны сөйлиләр, радиодан шуны сөйлиләр, бөтен матбугат шул хакта кисәтә. Әмма...
Ни сәбәпледер, ноябрь урталарыннан телефон мошенниклары арткан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Сентябрь аенда гомум («Мошеловка» порталына), шикаятьләрнең 13,8 % гына телефон караклары буенча булса, ноябрь урталарына кадәре ул кими килгән.
Ноябрьдә ул гомумшикаятьләрнең 36,7% тәшкил итә. Ә айның соңгы көнендә ул 43,8% тәшкил иткән. Алар гади шалтырату түгел, ә зыян күрүчеләргә ярдәм сораудан гыйбарәт, ди экспертлар. Шуңа күрә, чит кешеләр белән телефоннан аралашмагыз, артык беркатлы булмагыз, җәмәгать, бигрәк тә, акчагыз булса...
Фото: