Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2022, 16:32

Әҗәлең җитсә, гомерең кайда да бетә...

Фаҗига 30 ноябрьдә көндез була.

tyumen.sledcom.rutyumen.sledcom.ru
Фото:tyumen.sledcom.ru

Төмәндә, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, төзелеш фирмасы директоры һәлак булган. Бу турыда  Русия Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Фаҗига 30 ноябрьдә көндез була. Космос геройлары урамында төзелә торган йорт территориясендә 12нче кат биеклегеннән төшкән агач ишек директорның башына бәрелгән.

Бу вакытта 68 яшьлек эшмәкәр эшләр барышын тикшереп йөри. Шул чакта манаралы кран машинисты берничә ишекне 12нче катка күтәрә. Ишекләрнең берсе яхшылап беркетелмәгән була.

Битарафлык нәтиҗәсендә, җитәкче һәлак була. Ул яңгыр сулары ага торган урыннарны тикшерә һәм өстән әйбер төшүне абайламый кала.

«Иминлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Бу хакта тулырак: "Интертат" 

Читайте нас