Хәвеф-хәтәр
4 декабрь 2022, 07:23

Ярый әле тукталышта кешеләр булмаган

Стәрлетамакта машина йөртүче тукталышка бәрелеп һәлак булган.

Ярый әле тукталышта кешеләр булмаганЯрый әле тукталышта кешеләр булмаган
Ярый әле тукталышта кешеләр булмаган

Кич белән Стәрлетамак шәһәренең Бабушкина урамында 53 яшьлек җирле кеше, “Форд Фокус” белән идарә иткәндә җәмәгать транспорты тукталышына бәрелеп машинасын әйләндерә.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче вакыйга урында җан бирә. Билгеле булганча, бу кеше иминлек каешын каптырмаган булган. Авария сәбәпләре тикшерелә.

Соңгы көндә республика юлларында биш машина авариясе теркәлде, анда бер кеше үлде, дүртесе яраланды.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: ЮХХДИ идарәсе

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас