

Бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә Архангельский-Красноусольский юлының 60нчы километрында авария теркәлгән. Кызганычка каршы, һәлакәт нәтиҗәсендә үлүче дә бар.
Hyundai Solaris белән Nissan Almera бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә “Ниссан”дагы 56 яшьлек пассажир хатын һәлак булган. Ике машинаның водителе дә медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать иткән. Вакыйга урынында эшләүче белгечләр юл-транспорт һәлакәтенең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклый.
Юлларда сак булыгыз, дуслар! Кышкы юл бөтенләй башка. Уйламаган җирдә машинаны уйната, борылышларда машина еш кына тайгак урыннарга эләгә. Дистанцияне сакла да комачауламас. Алдыгызда барган машина кинәт тизлеген акрынайткан хәлдә дә сез аңа бәрелергә мөмкинсез.
Чыганак: bashinform.ru