Хәвеф-хәтәр
4 декабрь 2022, 16:23

Нижневартовскида газ шартлау сәбәпле йорт җимерелгән (Видео)

Көнгә чыксаң, гел күңелсез хәбәр...

tvc.rutvc.ru
Фото:tvc.ru

Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск шәһәрендә  көнкүреш газы шартлау сәбәпле биш катлы торак йортның подъезды өлешчә җимерелгән.

Мәгълүмат чаралары 5 кеше һәлак булган дип хәбәр иткән иде, әмма бераздан  үлгән дип саналган бишенче кеше реанимация чаралары ярдәмендә һушына килгән дип язып чыктылар. Йортта яшәүче 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.  

Йорт шартлауның сәбәбе –  газ баллонын дөрес урнаштырмау һәм дөрес эксплуатацияләмәү. Фатирларның берсендә ремонт эшләре барган, газ баллонының анда кулланылган булуы мөмкин. Герметиклылыгы бозылган бу газ баллоны өченче катта табылган.

Йорттан 52 кешене вакытлыча урнаштыру пунктына эвакуацияләгәннәр.

Коткаручылар йорт җимерекләрен җыештыра.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас