Хәвеф-хәтәр
4 декабрь 2022, 13:01

8 яшьлек малай өстенә түбәдән кар һәм боз төшкән

Бу хәл балалар бакчасы территориясендә булган. 

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Магаданда балалар бакчасы түбәсеннән кар һәм боз сөңгесе килеп төшү сәбәпле бер бала һәлак булган. Бу хакта “Магадан. ЧП” Телеграм-каналы хәбәр итә.

“Магаданның 58нче санлы балалар бакчасы территориясендә бала үлгән. Түбәдән кар белән боз сөңгесе килеп төшкән”, – диелә канал хәбәрендә. Бастырылган кадрларда коткару хезмәте эшен күреп була, бакча янында ашыгыч ярдәм машинасы тора.

Тикшерү комитеты идарәсендә малайның үлемен раслаганнар. Вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли.

“Әлегә билгеле булганча, 8 яшьлек малай, дуслары белән уйнаганда, койма аша балалар бакчасының хуҗалык ихатасына кергән. Анда әле бакча түбәсе кар катламнары һәм боздан чистартылмаган булган”,  – дип яза МагаданМедиа.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас