+21 °С
Болытлы


2 декабрь кичендә Әбҗәлил районының Туеш авылында бер йортка ут капкан. Вакыйга урынына Кусим руднигы авылыннан янгын сүндерүчеләр, Баем авылыннан ирекле янгын сүндерүче команда килгәннәр. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында сөйләүләренчә, 34 яшьлек ир янгынны үзаллы сүндермәкче булган һәм җитди пешкән. Аны Белорет шәһәренең клиник дәваханәсенә озатканнар. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: gtrk.tv