

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген, 3 декабрь иртәсендә, Дуван районының Мәтәле авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына Мәтәле һәм Ярославка авыллары халкы җыела, янгын сүндерүчеләр дә килә.
“Янгын чыгу турында соң хәбәр иткәнгә күрә, пожарныйлар килеп җитүгә шәхси хуҗалык территориясендәге 10*65 метр мәйдандагы аерым торган бүрәнә/такта бинасының түбәсенең бер өлеше дөрләп янган була инде.
Кызганычка каршы, 12 ат һәм 2 үгез малы янып үлгәннәр. Каза күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе ачыклана. Вакыйга урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр минитрлыгының дознавателе эшли.
Чыганак: bashinform.ru