+28 °С
Болытлы


Салават шәһәрендә 44нче санлы автобус янган.
Бу хәл бүген иртән “Өч баһадир” тукталышында булган. Янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр шунда ук вакыйга урынына ашыккан.
Автобуска ут капкан вакытта аның эчендә 50гә якын кеше булган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән, барысы да үзаллы автобустан чыгарга өлгергән. Соңыннан пассажирлар артыннан өстәмә автобус килгән.
Әле бу хәл буенча тикшерү эше бара.