Хәвеф-хәтәр
1 декабрь 2022, 17:50

Парковкада шартлаган машина эчендә өч яшьлек бала янып үлгән (Видео)

Әлеге фаҗига мизгелләрен видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Волгоградта «Шкода» машинасы шартлаган. Салонда утыра торган 3 яшьлек малай һәлак булган. Бу хакта  Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр. 

Әлеге фаҗига мизгелләрен видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

Кадрларда ир-атның машинаны әйләнеп артка килүе, багажникны ачарга җыенуы һәм шул мизгелдә шартлау булуы күренә. Ир-ат берничә метрга очып китә. Шартлаудан соң, машина шунда ук яна башлаган.

Аннары ике машина янып бетә, тагын ике машинага зыян килә,

53 яшьлек ир-ат мәрхүм сабыйның атасы булган, аны бик авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр.

Якынча версия буенча, янгын газ чыгып тору сәбәпле килеп чыккан. «Шкода» машинасын тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре ике баллон ацетилин тапкан. 

Бу хакта тулырак: "Интертат"

Читайте нас