Хәвеф-хәтәр
30 ноябрь 2022, 14:59

5 сыйныф укучысы картәнисеннән көмешкә урлап алып чыккан

Һәм урамда туңып үлгән...

1istochnik.ru1istochnik.ru
Фото:1istochnik.ru

Пермь краеның Губаха шәһәрендә урамда туңып үлгән бишенче сыйныф малаен тапканнар. Янәшәсендә картәнисеннән урлап алып чыккан 1,5 л көмешкә дә булган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Канал мәгълүматлары буенча, 28 ноябрьдә 11 яшьлек малай иртән укуга китә, дәресләрдән соң  картәнисенә кереп чыгарга уйлый. Картәнисеннән 1,5 л көмешкә урлап алып чыга. Өенә куна кайтмый. Әмма малайның әнисе ни сәбәпледер полициягә мөрәҗәгать итми.

Икенче көнне малайның гәүдәсен теплотрасса буенда тапканнар. Аның үлеме сәбәбе – туңу.

Үлгән малайның гаиләсендә тагын бер 4 яшьлек бала бар.

15 санлы мәктәп директоры Светлана Комарова сүзләренчә, мәрхүм бала гап-гади малай булган, гаилә беркайда да исәптә-фәлән тормаган.

Сәер вакыйга. Көмешкәнең анда нинди роль уйнавы да билгесез... Нишләп малай аны урлап алып чыккан? Бәлки, соңрак тикшерүчеләр ни дә булса ачыклар...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас