Хәвеф-хәтәр
29 ноябрь 2022, 04:26

Үпкәләргә бәрә

Куркыныч чир белән авыручылар саны арта...

https://ufatime.ruhttps://ufatime.ru
https://ufatime.ru

Башкортстанда үпкәләрне зарарлаучы инфекция белән чирләүчеләр саны арта, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Сүз туберкулез хакында бара. Республикада 2022 елның 8 аенда 847 кеше туберкулезның актив төре белән чирләгән. Аларның 13е – 14 яшькә кадәрге балалар. Узган ел шул ук чорда бу күрсәткеч түбән булган: 781 кешенең чирләве теркәлгән.

Гомумән алганда, Башкортстанда туберкулез белән чирләү күрсәткече 100 мең кешегә 21,04 туры килә. Чир йогу буенча республика Идел буе федераль округында кызыл зонага эләккән. Шулай да округ төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч – Чувашиядә: 100 мең кешегә – 21,68. Аннары без киләбез. Кызыл зонага шулай ук Ырынбур (21,59) һәм Самара (19,74) өлкәләре, Пермь крае (20,89) кергән.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас