Хәвеф-хәтәр
29 ноябрь 2022, 04:38

Ике атна хәбәре юк...

Бәлки, күрүчеләр булгандыр?..

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 15 ноябрьдә 45 яшьлек Наталья Бикмансурова хәбәрсез югалган. Уфада яшәүче ханымны ике атна эзләүләре турында “БашРегионСпас” хәбәр итә.

Юкка чыккан вакытта хатынның өстендә аксыл көрән төстәге куртка, зәңгәр джинслар, ак шапка һәм кроссовкалар булган.

Буе 165 сантиметр тирәсе, гәүдәгә ябык, чәчләре ак төстә, күзләре – бәс-яшел.

Наталья Бикмансурова турында белүчеләр булса, 8-937-3-102-112 яки 112 телефоны буенча коткаручыларга хәбәр итүне сорыйлар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас