Хәвеф-хәтәр
28 ноябрь 2022, 09:18

Кар салган юлда идарәне югалткан...

27 ноябрьдә теркәлгән 8 юл авариясендә 13 кеше каза күргән.

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Кичә иртән Архангель районында Уфа – Инзәр – Белорет юлының 87нче километрында теркәлгән авария нәтиҗәсендә бала белән хатын каза күргән. БР буенча ЮХХДИдә  хәбәр итүләренчә, “Лада Ларгус” руле артындагы 39 яшьлек Белоретта яшәүче хатын, кар яву һәм юлларга кар салу сәбәпле, машина белән идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм ахырда юл отбойнигына  бәрелгән. 15 яшьлек улы белән бергә хатынны дәваханәгә озатканнар. ЮХХДИ инспекторлары тикшерү оештырган.

Шулай ук кичә, 27 ноябрьдә,  Система-112 шалтыратуларын кабул итү үзәгенә Р-240 Уфа–Ырынбур трассасында юл һәлакәте теркәлүен хәбәр иткәннәр.  БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Kia Spectra  автомобиле водителе, идарәне югалтып, юлдан кюветка төшеп киткән һәм машина әйләнгән. Авариядә каза күргән ир белән хатын дәваханәгә барудан баш тарткан.

Вакыйга урынына тиз үк Булгаково авылыннан янгын сүндерүчеләр һәм башка махсус хезмәтләр килгән. Бәхеткә, аларның кирәге чыкмаган. Авария сәбәпләрен ЮХХДИ инспекторлары ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Кар салган юлда идарәне  югалткан...
Кар салган юлда идарәне югалткан...
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас