Хәвеф-хәтәр
26 ноябрь 2022, 12:27

Катарда янгын...

Чемпионат имин генә үтәрме?

Катарда янгын...Катарда янгын...
Катарда янгын...

Чемпионат имин генә үтәрме?

 

Футбол буенча Дөнья Чемпионаты барган Катарда җанатарлар авылы янында зур янгын чыккан. Лусаилдагы янгынның төтене дистәләрчә метрга күтәрелгән. Нәрсә яна?

Лусаил - махсус ДЧ өчен төзелгән, Чемпионат уздырылучы мөһим шәһәрләрнең берсе. Янгынны үз күзләре белән ерактан ук күрүчеләр аны видеога төшереп, интернетка куйган.

Фаразлар буенча, ут төзелеп ятучы бина һәм складларга капкан. Янгынны сүндерү эшләре бара, каза күрүчеләр турында хәбәр юк. Лусаил ДЧ өчен махсус төзелгән, юктан бар булган шәһәр. Ул ил башкаласыннан төньяктарак урнашкан.

Лусаилны төзү өчен 40 миллиард фунт стерлинг тотылган.

Катарда янгын...
Катарда янгын...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас